Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 июнь 2018, 16:38

Бүген вузлар документлар кабул итә башлады

Бүген Башкортстан вузлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлады.

Югары уку йортларына укырга керүчеләргә документлар белән бергә БДИ нәтиҗәләрен тапшыру да мөһим. Урыс теле белән математиканың база дәрәҗәсеннән мәҗбүри, һәм, шулай ук, сайлаган белгечлек буенча тагын ике-өч имтихан нәтиҗәләре кирәк булачак. Кайбер вузлар һәм факультетлар үзләренең өстәмә имтиханнарын үткәрә.
Әгәр укучы БДИ нәтиҗәләре белән укырга керсә, вузларга документларны кабул итү 26 июльдә тәмамлана. Югары уку йортлары үз имтиханнарын да үткәрсә, документлар 10 июльдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
Узган елдагы кебек үк, абитуриентлар документларны биш вузга өч төрле белгечлек буенча тапшыра ала.
Укырга кабул ителү буенча мәгълүматларны югары уку йортларының рәсми сайтларыннан һәм мәгълүмат стендларыннан белергә була. 27 һәм 28 июльдә вузлар, БДИ балларын күрсәтеп, абитуриентларның исемлеген бастырачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: