Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 июнь 2018, 17:18

Бүген БДИның соңгы көне

Ә аннан укучыларны чыгарылыш кичәләре көтә.

Ә аннан укучыларны чыгарылыш кичәләре көтә.


Бүген унберенчеләр физика һәм әдәбият буенча БДИ тапшыра.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тиздән аттестатлы булачак. 9нчы һәм 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат тапшыру тантанасы 23-26 июньдә узачак.
Быел чыгарылыш кичәләрендә 18 мең унберенчеләр һәм 42,6 мең тугызынчылар катнашачак.
Укучылар түземсезлек белән көтеп алган чыгарылыш кичәләре мәктәпләрдә генә түгел, мәдәният учреждениеләрендә дә үткәрелә. Бу кайбер мәктәпләрдә тамаша залы булмавы яки урын җитмәве белән бәйле.
Чыгарылыш кичәләре узган көннәрдә барлык урыннарда да хәвефсезлек чаралары көчәйтеләчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: