Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 июнь 2018, 16:22

Бүген математиклар белемнәрен сыный

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары профильле математикадан БДИ тапшыра. Әлеге сынау югары уку йортына керүчеләр өчен бик мөһим.

Математика буенча БДИ 2015 елда база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленгән иде. Аның база дәрәҗәсен укучылар быел 30 майда тапшырды. Республикада бу имтиханны 17,5 мең 11нче сыйныф укучысы язды. Алар өчен барлыгы 112 имтихан тапшыру пункты эшләде. Пунктларда 15 — федераль, 51 — төбәк, 286 муниципаль җәмәгать күзәтүчеләре һәм, шулай ук, Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәдән 29 вәкил имтихан барышын күзәтеп торды. Быел республикада имтиханнар барышын ике федераль эксперт та күзәтеп тора.
Билгеле булуынча, 11нче сыйныф укучылары ике мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Урыс теленнән һәм математиканың база дәрәҗәсеннән минималь баллар җыючылар аттестатлы булачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: