Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 Май 2018, 17:22

Яңа уку йортларына рәхим итегез!

Яңа уку елында республикада ике предуниверсарий эшли башлаячак.

Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белдерүенчә, бу уку йортларына укучыларны кабул итү башланган да инде.
Предуниверсарийның берсе Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм инженер лицей-интернаты каршында ачыла. Конкурсның сайлап алу турын югары уку йорты педагоглары үткәрә.
Дәүләткилдиев исемендәге Республика сәнгать гимназия-интернаты базасында тагын бер предуниверсария ишекләрен ачачак. Бу - М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән мәктәпнең уртак проекты.
Әлегә кадәр гимназиядә сәнгать профиле генә булса, хәзер аңа гуманитар һәм филология юнәлеше дә кушылачак, ди белгечләр.
Предуниверсарий — югары уку йортларының мәктәпләр белән бәйләнешенең яңа варианты.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: