Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 Май 2018, 11:20

Хоккейчылар БДИ тапшыручыларга уңышлар тели

Пхенчхандагы кышкы Олимпия уеннары чемпионнары, хоккей буенча Русия җыелма командасы уенчылары, Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларга видеомөрәҗәгать юллады.

“Сезнең һәрберегезгә нәрсәгә өйрәнгәнен һәм нинди уңышка ирешкәнен күрсәтергә кирәк булачак. БДИдагы яхшы нәтиҗә — ул сезнең җиңүегез. Ул гадел булырга тиеш”, — ди Русия җыелма командасының баш тренеры Илья Воробьев.
Спортчылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан алдыннан никадәр көч салуларын, бигрәк тә яхшы аңлый. Бу бигрәк тә БДИны үзләре дә тапшырган олимпия чемпионнарына нык таныш.
Әлеге ролик Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында, "Вконтакте" социаль челтәрендә һәм ""Facebook"та урнаштырылган.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: