Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2018, 12:26

Аның дәресләре күңелле үтә

Мәгариф бүлегенең район методик үзәге директоры Р.Т.Рысаева җитәкчелегендә районда уникенче тапкыр үткәрелүче “Ел укытучысы-2018” һөнәри конкурсы берничә турдан торды: “Дәрес”, “Осталык дәресе”, “Педагогик проект”. Аларның нәтиҗәләре буенча җиңүче, призерлар төрле номинациядә лауреатлар билгеләнде. Стәрлебаш башлангыч мәктәбеннән әлеге конкурста башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Аблаева (рәсемдә) катнашты. Ул өченче урын яулап, призер булды. Бу яшь белгеч өчен зур уңыш.

Конкурстан соң Альбина Әгъзам кызы үзе өчен нәтиҗә ясый: “Ел укытучысы” конкурсы һәр катнашучы өчен һөнәри һәм иҗади осталык биеклеге булып тора. Монда иң талантлы, үзләренә ышанган, эзләнүчән, киләчәккә омтылган шәхесләр җыела. Мин конкурска шушы тәҗрибәне алу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтлемен. Мине хуплаганнарның – мәктәп директорының, коллегаларның, оештыручыларның ышанычын аклыйсы килә”.

Әйе, бүгенге көндә мәктәп – ул инновацион технологияләр, эшчәнлекнең төрләре, безгә, укытучыларга, иң мөһим нәрсәне – балаларны укырга өйрәтергә мөмкинлек бирүче мәңгелек двигатель. Ул балаларга билге өчен түгел, ә хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк белемнәр өчен укырга мөмкинлек бирә. Дәфтәр тикшерүләр, һәрвакытта да дәрескә әзер булмаган укучылар белән көндәлек мәшәкатьләр арасында барлык катнашучыларга да үзләрен, талантларын һәм ресурсларын ачу мөмкинлеге бирелде. Альбина Әгъзам кызы да безнең ышанычны аклады.

2006 елда Альбина “Башлангыч класслар укытучысы” белгечлеге буенча Салават педагогия колледжын, ә 2009 елда – Башкорт дәүләт педагогия университетының “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча башкорт филологиясе факультетын тәмамлый. Аның педагогик стажы – 11 ел. Шушы вакыт эчендә Альбина Әгъзам кызы үзен иҗади укытучы, хезмәт сөючән, ныкышмалы, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүчән, җаваплы белгеч буларак күрсәтте. Белем бирү процессында ул инновацион методика һәм технологияләрне куллана, укучыларның фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыручы төрле алымнарны сайлауга иҗади якын килә.

Аның дәресләрендә беркайчан да күңелсез булмый. Ул һәр укучы белән дус. Аның укучылары башкорт теле буенча район, республика һәм Бөтенрусия олимпиадаларында, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында һәм мәгълүмат технологияләре эшләре конкурсларында призлы урыннар яулый. Укытучының бик күп Дипломнары, грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. 2016-2017 елда Альбина Әгъзам кызы мәктәп яны участогы мөдире булып эшләде. Анда да ул үз эшенә җаваплы якын килде. 2016 елда “Юннат-2016” республика конкурсында катнашып, анда “Башлангыч мәктәп шартларында рациональ агротехника – заманча агрономия белемнәрен файдаланып, табигый агротехниканы үзләштерү тәҗрибәсе” тикшеренү эше белән “Хезмәт берләшмәләре” номинациясендә Башкортстан Республикасы буенча икенче урынны, ә район смотр-конкурсында беренче урынны алды.

Альбина Әгъзам кызына шундый ук ярдәмчел һәм ачык күңелле булып калуын телибез. Илебезнең киләчәге – яшь укытучылар кулында. Аларның һәр баланы рухландыра һәм юнәлтә белүеннән укучының уңышлы, бәхетле тормышы һәм карьерасы тора. Артабангы эш барлык педагогларга, аеруча яшьләргә яңа иҗади ачышлар һәм уңышлар бүләк итсен!

Гүзәл ХӨСӘЕНОВА, Стәрлебаш башлангыч мәктәбе директоры.

Читайте нас: