Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 апрель 2018, 12:10

Русия Президенты стипендиясе билгеләнде

Республикада бер төркем аспирантлар һәм яшь галимнәр Русия Президенты стипендиясе алачак.

Ил башлыгы стипендиясе Уфа дәүләт авиация техник университетыннан — 11, Уфа дәүләт нефть техник университетыннан 2 яшь тикшерүчегә, Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы тикшерү үзәгеннән 5 галимгә билгеләнгән.
Абруйлы дәүләт бүләге 2018-20 елларда түләнәчәк.
Әлеге стипендия яшьләргә фәндәге югары казанышлары һәм модернизациянең өстенлекле юнәлешләренә һәм ил икътисадының технологик үсешенә туры килүче программа буенча яхшы укыган өчен бирелә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: