Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 март 2018, 13:40

“Үзенчәлекле балаларга” – аерым педагогик осталык

Күптән түгел Стәрлетамакта “Ел укытучысы-2018” дәүләт бюджет махсус (коррекция) белем бирү учреждениеләре педагоглары конкурсының зональ этабы тәмамланды. Безнең районнан анда коррекция мәктәп-интернатының ике педагогы – тәрбияче Ринат Галиев һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Рамазанова катнаштылар.

Аның йомгаклары буенча җиңел булмаган ныкышмалы көрәштә Алия Әскать кызы почетлы икенче урынны алды. Ринат Рәис улы “Намус һәм дәрәҗә” номинациясендә бүләкләнде. Билгеләргә кирәк, бу конкурс республикада – традицион, ел саен безнең педагоглар анда призлы урыннар яулый. Зональ этапта Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре, Стәрлебаш, Табынск, Ермолаевка, Воскресенское авылларының махсуслаштырылган мәктәпләреннән 16 иң яхшы педагог (сигез укытучы һәм сигез тәрбияче) катнашты. Конкурс ике этапта үтте. Беренчесендә катнашучылар жюри әгъзаларына үз һөнәрләре турында эссе тәкъдим итте, анда эш тәҗрибәләрен чагылдыручы материаллар, матбугаттагы мәкаләләр, ачык дәресләр күрсәтелде. Икенче турның конкурс биремнәре визит карточкасын, видеопрезентация күрсәтүне һәм блиц-сорашуны үз эченә алды.

Мәктәптә эшләү болай да җиңел түгел, ә “үзенчәлекле балалар” белән эшләгәндә аеруча осталыкка ия булу зарур. Мондый балаларның ышанычын яулау җиңел түгел, алар өлкәннәрнең үзләренә мөнәсәбәтен шунда ук сизә. Конкурста катнашучылар мондый мәктәпләрдә озак еллар эшли һәм балаларның ышанычын һәм сөюен яулаган. Бу сыйфатлар үз эшләренең югары һөнәрмәннәренә, ачык күңелле, саф йөрәкле кешеләргә генә хас.

Безнең мәктәпнең педагоглары гына түгел, укучылары да төрле зональ һәм республика конкурсларында лаеклы чыгыш ясый. Күптән түгел Салават белем бирү һәм һөнәри технологияләр колледжында үткән “Фәнгә бер адым” республика фәнни-гамәли конференциясендә 6 класс укучысы Светлана Зубарева (җитәкчесе Алия Рамазанова) һәм 4 класс укучысы Кристина Тюрина (җитәкчесе Ирина Газизуллина) призерлар булды һәм Дипломнар белән бүләкләнде.

Альбина МИФТАХОВА, Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернатының башлангыч класс укытучысы.

Фото А.Рамазанованың шәхси архивыннан алынды.
Читайте нас: