Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2018, 11:12

Башлангыч мәктәп – олы юлның башы

Тормышыбызда булган төрле вакыйгаларның кайберләрен шунда ук онытабыз, икенчеләре гомеребез буе хәтеребездә саклана. Мәктәп еллары – кеше гомеренең зур һәм кечкенә вакыйгалардан, күңелле һәм әһәмиятле гамәлләрдән торган чоры. Беренче класс, беренче укытучы, беренче классташлар – һәркемнең тормышындагы беренче мөһим һәм истәлекле вакыйгалар. Стәрлебаш башлангыч мәктәбе – һәр көне яңалыкларга бай, бер-берсенә охшамаган, һәрвакыт нәрсәдер яңа, кызыклыны эзләү белән мавыккан, күңелсезләнергә, үпкәләшергә вакыт булмаган гаҗәеп ил. Монда дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта тормыш кайный. Моны мәктәпнең күпсанлы җиңүләре һәм казанышлары турында белеп аңларга мөмкин. Алар турында безнең хәбәрчегә Стәрлебаш башлангыч мәктәбе директоры Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

- Үткән елның августында “Иң төзек гомум белем бирү мәктәбе” район конкурсы үткәрелде. Мәктәпнең үзенә һәм аның территориясенә бәя бирелде: территориянең эстетик урыны, физкультура һәм хуҗалык урыннары, уку-тәҗрибә участогы, шәхси гигиена һәм башка бик күп урыннар. Барлык шушы өлкәләрдә коллектив югары баллар алып, беренче урын яулады, моның өчен 10 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әлеге конкурска әзерлектә барысы да: педагогик коллектив, техперсонал, укучыларның ата-аналары актив катнашты. Мәктәпнең уку-тәҗрибә участоклары республика конкурсында беренче урынны алып, җиңүче булуы укучылар, ата-аналар, һәм, әлбәттә инде, педагоглар өчен бик күңелле казаныш булды. Бу шөгыль фәнни проект булып үсеп, мәктәпкә Мәскәүдә үткән “Юннат-2017” Бөтенрусия конкурсында икенче урын һәм көмеш медаль алып килде. Бу төбәк конкурсында уку-тәҗрибә участогы мөдире Эльвира Мостафаева “Башинком” фәнни-гамәлгә кертү предприятиесе вәкиле, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Скотников белән танышып, хезмәттәшлек итәргә карар иттеләр. Алар белән Эльвира Нияз кызы һәм аның хезмәттәше Айгөл Валерий кызы экологик органик җир эшләренең инновацион технологияләрен кулланып, яшелчә культураларын үстерүдә тәҗрибәләр үткәрү буенча бергәләп план эшләде.

Шулай ук мәктәп 2017 елның җәйге каникулы чорында балаларның ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген иң яхшы оештыру буенча учреждениеләрнең район смотр-конкурсында җиңүче булды. Мәктәпнең “Кырмыска оясы” көндезге ял үзәге беренче урынны алды.

Экология һәм аеруча сакланучы табигый территорияләр елына багышланган “Менә ул нинди, безнең җәй...” көндезге ял үзәген иң яхшы бизәүгә район смотр-конкурсында һәм flаsh-анимацияләр, фото-һәм видеоэшләр конкурсында “Видеоязма һәм монтаж” номинациясендә дә без җиңүчеләр булдык.

Узган елның октябрендә республиканың координацион Советы Миякә районының мәгариф бүлеге белән берлектә, социаль-гуманитар юнәлештәге укытучыларны, методистларны, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарларын чакырып, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә социаль-гуманитар юнәлештәге фәннәрне һәм курсларны укытуның көнүзәк проблемалары” гомум исеме астында федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү һәм тормышка ашыруның фәнни-методик өлеше буенча күчмә утырыш үткәрде. Ул социаль әһәмияттәге мәсьәләләргә кагылды. Әлеге чарада безнең район данын башлангыч класслар укытучысы Иксанова Эльвира Зөфәр кызы яклады. Ул “Сызма рәсемсез пейзажны гуашь белән ясау” темасына осталык дәресе бирде. Аның чыгышы җылы кабул ителде һәм укытучылар эшендә куллануга алынды.

Бездә сәләтле балаларны үстерү буенча да җитди эш алып барыла. Мәктәп укучылары фәннәр буенча район һәм республика олимпиадаларында катнаша. Аларда ел саен 4-5 укучы җиңүчеләр була. Шулай ук укучылар халыкара уен-конкурсларда актив катнаша. “Русский медвежонок – языкознание для всех”, “Кенгуру-математика для всех”, “Кеше һәм табигать” уен конкурслары. Математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү буенча Бөтенрусия олимпиадаларында катнаша.

2016-2017 уку елында мәктәп укучылары Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Ломоносов укулары” XVIII Русия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. 10 катнашучының берсе җиңүче, өчесе – призерлар булды. 2017 елның апрелендә Уфа шәһәрендә “БДУ”да үткәрелгән “Фәнгә беренче адымнар” кече мәктәп укучыларының VI Республика фәнни-гамәли конференциясендә 20 катнашучының 13е призерлар булды. Пионерия көненә һәм Экология елына багышланган, үткән елның май аенда Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Киләчәккә адым” республика фәнни-гамәли конференциясендә 19 катнашучының икесе җиңүче, сигезе – призерлар булды. Менә шундый күрсәткечләр белән мәктәп укучылары үзләренең белемнәрен, мәктәпне һәм районны күрсәтә.

Мәктәп администрациясе укучыларның сәләтен хуплау, аларны күрсәтү буенча аерым эшчәнлек алып бара: Грамоталар, дипломнар, сертификатлар тапшыра; бүләкләр, сәфәрләр, төрле чараларга түләүсез баруны оештыра (Попечительлек советының хәйрия фондыннан); мактаулар, рәхмәт сүзләре белдерә. Шулай ук мәктәп директорының, физик культура укытучылары Д.Р.Ишбулдинның һәм В.М.Мөрәсевның, музыка укытучысы Р.Т.Шәрипованың исемле стипендияләре, һәм, әлбәттә инде, район хакимияте башлыгының стипендияләре, төрле номинацияләр буенча медальләр, кубоклар; укуда, класстан тыш эшләрдә, спорт казанышларында аерылып торган иң яхшы укучылар белән стендлар; аз тәэмин ителгән ишле гаиләләрдән балаларны бүләкләү (Стәрлебаш авылының “Ислам нуры” мәчетенең хәйрия фондыннан).

2016-2017 уку елларында безнең мәктәп Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа шәһәренең Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан үткәрелгән «Сәләтле укучы» сәләтле балаларны ачыклау һәм озата бару буенча белем бирү оешмасында иң яхшы эш системасына Бөтенрусия конкурсында катнашты. Конкурсның тәүге ике этабын үтеп, безнең мәктәп республика буенча иң яхшы унау исәбенә кереп, дипломант булды. Шундый конкурсларда катнашу бик яхшы, чөнки мәктәп мәктәпнең һәм районның данын яклый. Укытучыларның иҗади һәм намуслы якын килүе, укучыларның тырышлыгы һәм ныкышмалылыгы нәтиҗәсендә югарыда санап үтелгән уңышларга ирешә.

Мәктәпнең казанышы - укытучыларның, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Шушындый һәр коллектив оркестрга охшаш, монда һәркемнең үз партиясе бар, ә гомум алганда бердәм көй һәм гармония туа. Ул таркалмасын өчен укучыга да, укытучыга да, ата-аналарга да мотлак уңышка ирешергә кирәк. Мәктәпнең уңышы, тәү чиратта, аның укытучыларына, укучыларына һәм аңлаучан, кызыксынучан ата-аналарга бәйле.

Лиана ЯРМИЕВА язып алды.

Читайте нас: