Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2018, 12:05

“Мин күп тапкырлар бала чагыма кайтып киләм”, - ди тәрбияче Гөлгизә Шәнгәрәева

Күпләрнеке кебек үк, Гөлгизә Шәнгәрәева алдында да киләчәктә кем булырга дигән сорау беркайчан да тормаган. Үсмер чагында ук ул педагог булырга карар иткән һәм СДПИның физика-математика факультетына укырга кергән.

Аны уңышлы тәмамлап, 1985 елда Карагыш мәктәбендә башлангыч классларда математика укытучысы булып эшли башлый. Нәкъ шул елларда, мөгаен, аның күңелендә балаларга сөю хисе ярала. “Алар белән аралашу, һәрберсенең холкын өйрәнү миңа бик кызыклы иде.” 2009 елда, мөмкинлеге булгач, ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. “Балалар белән бервакытта да күңелсезләнеп утырмыйсың: көн саен бер яңалык, көн саен ачыш. Тәрбияче булу минем өчен һөнәр генә түгел, ә күңел торышы һәм яраткан шөгыль. Бар дөньяны үз эченә алырга әзер торучы, синең һәр сүзеңне, карашыңны, хәрәкәтеңне күздән ычкындырмаска тырышучы сабыйларның саф һәм эчкерсез күзләренә карап, үзеңнең аларга никадәр кадерле икәнлегеңне тоясың. Һәм син алар өчен тулаем дөнья булуыңны аңлыйсың. Шуңа күрә мин балалардан югары түгел, ә аларның янәшәсендә булып, проблемаларны бергә чишәргә, бар нәрсәгә алар күзлегеннән карарга тырышам”, - дип сөйли Гөлгизә Габидулла кызы.

Карагыш балалар бакчасында уңай мохит тудырылган, балаларга монда җылы, күңелле һәм иркен. Тәрбиячеләре хәстәрлекле, көчле рухлы, күтәренке кәефле, сабыйлар белән уйный, шатлана, аңлата. “Балалар тутырырга кирәк булган буш куык түгел, ә кабызып җибәрергә кирәк булган факел”, - дип исәпли тәрбияче. “Без аңардан бик уңдык. Ул һәр бала йөрәгенә юл таба белә. Кайвакыт аның осталыгына, сәләтенә хәйран каласың”, - ди хезмәткәре турында балалар бакчасы мөдире Виктория Хәйбуллина.

Юкка гына балаларны “тормыш чәчәге”, ә тәрбиячеләрне “бакчачылар” димиләр. Аларның хезмәтен төрле үсемлекләр үстерүче бакчачыларныкы белән чагыштырырга мөмкин. Бер үсемлек кояш нурын, икенчесе – күләгәне ярата, шулай ук һәр балага да аерым тәрбия һәм дөрес якын килү кирәк, менә шундый шартларда гына бала тулысынча ачыла һәм тормышка яраклаша ала.

“Балалар үзгәрә, алар белән мин дә үзгәрәм. Хәзер алар төрле яклап үсешкән, мин үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм”, - дип елмая Гөлгизә Габидулла кызы. Балалар бакчасы – баланың икенче өе. Шул өй яхшылык, яктылык һәм гармония белән тулы булсын өчен тәрбияче барлык сөюен, хәстәрлеген балаларга бирә. “Иң мөһиме – балачак якты хатирәләр белән генә күңелгә сеңеп калсын”, - ди ул.

Лиана ЯРМИЕВА. Фото В.ХӘБИБУЛЛИНА тарафыннан бирелде.
Читайте нас: