Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 декабрь 2017, 11:59

Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үтте

Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 6 декабрьдә узган йомгаклау иншасын 645 мең укучы язган.

Шуларның 642 меңе — быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Аларның 98 проценты иншаны уңышлы язган. Калганнары “зачет” ала алмаган.
Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеге бирә.
Югары уку йортына кабул ителгәндә дә абитуриентларга инша язу тәкъдим ителергә мөмкин. Уку йорты аның нәтиҗәсен, укучының шәхси уңышы итеп, БДИ нәтиҗәләре суммасына өстәмә баллар рәвешендә өстәргә хокуклы.
Йомгаклау иншасында “зачет” ала алмаган яисә җитди сәбәпләр аркасында язып бетерә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары аны өстәмә вакытта — 7 февральдә һәм 16 майда яза ала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: