Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2017, 16:19

БДИ тапшыру көннәре билгеләнде

Киләсе елда Бердәм дәүләт имтиханы, дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы үткәрү тәртибе расланды.

БДИны алдан тапшыру этабы - 21 марттан 11 апрельгә кадәр, төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр үтә. Өстәмә (сентябрь) этабы — 4-15 сентябрьдә узачак.
БДИның алдан тапшыру һәм төп этаплары география һәм информатика фәннәре белән ачыла.
9нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы да өч этаптан тора: алдан тапшыру — 20 апрельдән 8 майга, төп — 25 майдан 29 июньгә кадәр һәм өстәмә этап 4-22 сентябрьдә үтәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: