Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 март 2021, 09:45

Авыл мәдәният йорты тәрәзәләрендә ут яна

Авыл һәм аларда яшәүчеләр нәрсәсе белән җәлеп итә? Беренче чиратта, табигый матурлыгы, гадилеге һәм иҗади дәрте белән. Елга ага, балан чәчкә ата – бу сүзләр авыл тормышыннан алынган, без яраткан җырлардан. Аларда халыкчанлык һәм борынгылык сакланып калуын дәвам итә. Анда гармун да үзенчә яңгырый, күңелле бию көйләре барысын да бер әйләнәгә җыйный. Күңел ачарга яраткан авыл эшчәннәре, кагыйдә буларак, авыл мәдәният йортына җыела. Мәдәният йортының ничек эшләве сәнгать җитәкчесеннән тора. Зөмәрә Абдуллина (рәсемдә) бу турыда бик яхшы белә, чөнки аңа нәкъ менә шушы эш ышанып тапшырылган.

Авылларда балалар бакчасы ябыла, мәктәп коридорлары бушый һәм хуҗасыз өйләр күбәя бара – боларның барысы да биредә тормыш тукталган дигән тәэссоратлар тудыра. Әмма Турмайда менә елдан артык инде фельдшер-акушерлык пункты эшли, урында яшәүчеләр моңа бик шат. Авыл кешеләрен сәламәтлекләреннән тыш, рухи халәтләре дә борчый. Урындагы авыл мәдәният йорты бинасы 60нчы елларда төзелгән, әмма аның тәрәзәләрендә ут сүнмәгән һәм бу авыл бизәге булып тора. Мәдәнияткә кызыксынуны югалтмауда һәм авыл халкының ял көннәрен күңелле үткәрүдә Зөмәрә Абдуллинаның өлеше зур. Ул үзе дә авылда туып-үскән, шуңа күрә биредәге халык һәм кемнең нинди таланты булуы турында яхшы белә. Авыл мәдәният йортына чираттагы чараны үткәрү өчен сценарийлар төзү, чараларны үткәрү өчен халыкны җәлеп итә һәм кызыксындыра.
Турмайлылар Масленица бәйрәмендә бердәм һәм күңелле итеп кышны озата, Сабантуйга әзерләнә, “Саумысез, авылдашлар!” очрашуына якташларын җыйный, бәйрәмнәргә декорацияләр белән залны бизи, авыл тормышына матур бизәкләр өстәргә тырыша. Спектакльләрдән нинди генә өзекләр, биюләр һәм җырлар белән гаҗәпләндерми алар. Кайвакыт бу кадәр фантазия каян килә дип уйлыйсың. Барысы да сәнгать җитәкчесенең иҗадилыгыннан килә.
Зөмәрә апа күрше Яңгырчы авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәп елларыннан ук сәхнәне ярата:
- Без шулкадәрле матур кичәләр әзерли, бии һәм җырлый идек. Мәктәпне тәмамлагач та мин үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүемне дәвам иттем. Ун ел пионервожатый булып эшләдем, менә шунда үземдә оештыру сәләтен үстерә алганмындыр, мөгаен, - дип сөйли Зөмәрә апа үзенең иҗат юлының башы турында.
Кайчандыр, бәлки, сәхнәдә аның тезләре калтыраган, дулкынланудан тавышы үзгәргәндер. Әмма хәзер алай түгел. Зөлфия Гыйззетдинова куйган “Газаплы язмыш” пьесасында ул башкарган төп роль күп кенә тамашачыларны әсир итте. Зөмәрә Вәрис кызының уйнавы шулкадәрле ышанычлы булды, спектакль азагында тамашачылар сөекле ирен югалткан героиняга кызганып, хатын-кыз күзлегеннән карады. Шаян бию башкарганда яки кашыклар белән көй уйнаганда аның никадәрле күңелле һәм дәртле булуын күрсәгез икән!
Сәхнәдә үзен ышанычлы тотарга аны Гөлйөзем Сәепова һәм Зөлфия Гыйззетдинова өйрәтә:
- Мин аларны үземнең сәхнә осталыгына өйрәтүче укытучыларым дип саныйм, - дип уртаклашты фикере белән Зөмәрә апа.
2013 елдан алып аларда пенсионерлардан торган “Хәтирәкәй” коллективы яшәп килә. Алар халык музыка коралы кубызда, шалтыравыклар һәм кашыклар белән уйный. 2019 елда Зөмәрә Абдуллина “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” конкурсында җиңүче булган. Шул ук вакытта ул үзләренең шәхси хуҗалыгын алып бара, хәстәрлекле тормыш иптәше һәм әни булып тора. Һәрвакыт элемтәдә булу, сәхнәне ярату, үзенең янына талантлы кешеләрне җыю – авыл сәнгать җитәкчесе менә шулар белән яши. Авыл йөрәгенең ачкычы аның кулларында һәм авыл мәдәният йорты тәрәзәләрендә ут яна икән, димәк, авыл да яшәячәк!
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: