Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 гыйнвар 2021, 13:07

Вәсиләнең вафатына - биш ел...

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафатына биш ел тулды. Ул вакытта Хәния апа исән иде әле. Аның Вәсиләнең балалары өчен үзәге өзелгәне истә. "Артистлар арасында дуслык булмый", - диләр күпләр. Була күрәсең...Дуслык дигәннән. Вәсилә Фәттахова белән Фирдүс Тямаев дуслыгы турында беләсезме? Үзе бу хакта менә ни сөйли җырчы:


"Илгиз Абдрәкыйпов (Вәсиләнең тормыш иптәше) ул вакытта администратор булып эшли иде. Таныштык. Вәсилә белән икесе минем Уфадагы беренче концертымны оештырдылар. Бу минем өчен зур вакыйга булды. Илгизнең фатирына кунарга кайттык. Төне буе сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шул вакытта Вәсиләнең ир хатыны буларак бер сыйфатына игътибар иттем. Ипле генә өстәл кырына килеп сыйлап-кыстап китә, ләкин ирләр сөйләшкәндә тыгылмый, тыныч, мөлаем гына хуҗабикә ролен үти.

Ә бит ул заманда ук танылган, халыкның яраткан җырчысы иде. Сөйләшкәндә дә ул чын дипломат иде. Акыллы хатын — өй бизәге шул. Озак тормыйча, алар Казанга гастрольләр белән килде. Вәсилә сәхнәдә бик тыйнак, сабыр, гадилеге белән тамашачыны җәлеп итә иде. Менә шулай безнең гаиләләр дуслыгы традициягә әйләнде.

Шул вакытта Вәсилә белән Илгиз арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә игътибар иттем. Бер-берсен ярты сүздән аңлый торган парлар бик сирәк бит. Һәм еллар үтү белән мин үземне бик бәхетле ир-ат дип саныйм. Минем Резедәм дә Вәсиләгә ошаган. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын», дип әйтеп калдырган борынгылар.

Вәсилә минем иҗатымны күзәтеп барды. Икебез дә композиторлар, яки автор-башкаручылар буларак, безнең уртак җимешләребез күп иде. Ул минем Диләрә Солтанова сүзләренә язган «Мәхәббәтем» исемле җырымны үзенең репертуарына кертте, хәтсез вакыт аны бик теләп җырлады".

Ханис Хаҗимовның "Вәсилә Фәттахова" китабыннан.

Фото: vladtime.ru

Резида Валитова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: