Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2021, 11:15

Киемгә карап каршыларлар...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасын расланды.

Документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.

Башкортстанда эшлекле башкорт костюмы буенча регламент әзерләнүе турында Радий Хәбиров үткән елның сентябрендә «Евразия йөрәге» Халыкара сәнгать фестивалендә катнашкан Русиянең халык артисты Надежда Бабкина белән очрашуда хәбәр иткән иде.

Төбәк Башлыгы ир-егетләр өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмының классик вариантын раслады.

Моннан тыш, ир-егетләр костюмы камзол, билбау-кушак, түбәтәй белән тулыландырылырга мөмкин. Перчаткалар һәм печаткалар кулланылырга мөмкин.

Хатын-кызларның стильләштерелгән эш костюмы эшлекле күлмәк, тыйнак чигүле блуза һәм итек, эшлекле пиджак яки жилет, камзол, шулай ук костюм белән гармонияле классик аяк киемен үз эченә ала. Хатын-кызлар, шулай ук, тыйнак зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия, күкрәкчәләр куллана ала.

Костюмнар ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер үк төрле һәм чагу төзсез булырга тиеш. Аларны ирекле стиль киемнәре (джинслар, шортлар, үтәкүренмәле блузалар), шундый ук аяк киемнәре (кроссовкалар, шлепанцлар, мокасиннар, босоножкалар, массив платформалы аяк киеме), шулай ук классик стильгә туры килми торган прическа белән бергә йөртерә ярамый.

Исегезгә төшерәбез, традицион башкорт киеменә моданы республика Башлыгы Радий Хәбиров кертте.

Фото: "Башинформ"

Резида Валитова https://kiziltan.ru/
Читайте нас: