Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 гыйнвар 2021, 11:04

Әдәбият өлкәсендә премия

Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы комиссия балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Хәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул итә.


Премия үсеп килүче буынга рухи-әхлаки hәм ватанпарвәрлек тәрбиясе бирүгә зур өлеш керткәне өчен ике елга бер тапкыр тапшырыла.
Конкурска бер ел элек аерым китап итеп чыгарылган, вакытлы матбугатта басылган яки башка ысул белән нәшер ителгән әсәрләр кабул ителә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа, Революция урамы, 18, БР Мәдәният министрлыгы, 23нче бүлмә.
Белешмәләр өчен телефон: 280-87-75.
Конкурс турында положение белән Башкортстан Башлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Ибрагимова Эльмира https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: