Төпкел авылда яшәсәң дә, чыршы тирәли әйлән-бәйләнсез һәм авылдашлары белән чәй эчүсез нинди Яңа ел булсын, дип карар иткән Югары Шәкәр һәм Түбәнге Шәкәр авылларында яшәүчеләр һәм, Югары Шәкәр кибете алдында чыршы урнаштырып, үзләре өчен бәйрәм оештырган.
Аны оештыручылар - Рәшит Әбүләев һәм Миневәли Псәнчин. Авыл халкы, урамга өстәлләр куеп, самавырлар кайнатып, күңелле табын әзерләгән. Концерт номерлары да күрсәтелгән. “Күндерәккәй” халык ансамбле, Фатыйха Шәрипова, Инсаф Миргаләветдинов һәм башкалар үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәде, җыелучыларны Кыш бабай котлады. Һәм барысы бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Үтеп баручы машиналарны туктатып, машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котладылар, казылык, бавырсак, кайнар чәй белән сыйладылар. Кыскасы, бәйрәм шәп булды!