Мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Редакция почтасыннан “Кем дөньяга кеше бүләк итә?”

Куганакбаш авыл мәдәният йортында шушы исем астында Аналар көненә багышланган кичә үткәрелде.
- Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык, - диде, кичәне алып баручы мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Булатова.
Чара ярыш төрендә үтте. Сәхнәдә авылның ике-өч бала тәрбияләүче әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашты. Алар яраткан шөгыльләре, тәмле итеп пешергән ризыклары, кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар турында бәян иттеләр. Болар Эльза Кинҗәбулатова (элемтә бүлеге хезмәткәре), Гөлсинә Синәгулова, Әлфия Искәндәрова (машина белән сыер саву операторлары), Эльвира Галиева (җыештыручы), Гөлфия Яхина (укытучы), Ирина Яровая (тәрбияче), Гөлнара Синәгулова (яшьләр эшләре буенча белгеч). Гаҗәп күңелле уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды: Флорида Муллагулова, Айнур Садыйков, Рәфис Яминев, Эдик Синәгулов, Розалина Биккулова, Әкълимә Вилданова, Алина Кинҗәбулатова, Розалия Байморатова, Светлана Вилданова һәм башкаларның чыгышы залда утыручыларның күңеленә хуш килде.
Безнең әниләребез дә җыр-моңга гашыйк икән! Конкурсантлар иҗади сәләтләрен дә күрсәтте. Кемдер җырга, биюгә, я булмаса шигырь сөйләргә сәләтле икән. Кыскасы, бу бәйге бик кызыклы үтте. Сөекле хатын-кызларыбыз «Юмарт», «Тыйнак», «Чибәр», «Уңган», «Оста кул», «Җитез» номинацияләрендә җиңүчеләр булды. Аларга чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хөрмәтле жюри бәйрәмнең спонсоры, ике бала тәрбияләүче әни, эшкуар Гөлсинә Дәүләтшинаны да игътибарсыз калдырмады, аңа күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдереп, бүләк бирелде. Бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Юрис Синәгуловка рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Читайте нас