Табылдылылар Яңа ел каникулын күңелле, эчтәлекле, төрле чаралар белән үткәрде.
Яңа ел бәйрәме Табылды авылында 29 гыйнварда башланды. Бу көнне Аръяк урамы халкы авылдашларны үзләре оештырган Яңа ел тамашасын карарга чакырды. Ул боздан матур сыннар белән бизәлгән (аларны карты да, яше дә бергәләп ясады) урамда үткәрелде.
Бәйрәм икенче көнне авыл мәдәният йортында дәвам итте. Театрлаштырылган тамаша һәм концерт барысының да күңеленә хуш килде. Анда боз сыннарны ясаучы осталар бүләкләнде.
3 гыйнвар көнне авылдашларны авыл мәдәният йортында «Яшьлекне искә алып» исемле чара көтә иде. Анда Вакыт машинасында төрле тукталышларга сәяхәт оештырылды. «Яшь чактагы уеннар», «Яшьлек биюе», «Сиксәненче еллар биюе» дип аталды. Бу тукталышларда төрле заданиеләр бирелде, алар лаеклы үтәлде. Кышкы Сабантуй шундый тамашалы булды! «Тавыклар» һәм «Суыклар» командалары, кызыклы, шаян девизлар һәм җырлар уйлап чыгарып, көч һәм җитезлектә ярышты. Алар аркан тартышты, кашыкка йомырка салып йөгерде, капчыклар белән бәреште, чана тартып ярышты. Күңелле булды! Нәтиҗәдә – дуслык җиңде, ә ярышучылар Кыш бабай һәм Карсылу кулыннан бүләкләр алды.
7 гыйнварда үзешчән артистлар «Кышкы моңнар» концерт программасы белән күрше Түбәнге Аллагуат авылына юнәлде. Барысының да күңеле күтәренке иде, концерттан соң тамашачылар да, артистлар да биергә төште. Соңыннан табылдылылар аллагуатлыларны җавап концерты белән үзләренә кунакка чакырды.
Очрактан файдаланып, ихлас чыгышлары өчен барлык үзешчән артистларга һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Маһира Кулсарина белән бергә безне җылы каршы алган аллагуатлыларга, шулай ук җаваплылыгы чикләнгән «Нур» җәмгыяте җитәкчесе Радик Яушевка, Күндерәк авыл биләмәсе башлыгы Юлай Байгузинга, район Мәдәният йорты директоры Рафаил Йосыповка һәм хосусый эшкуар Рәйсә Исмәгыйлевага чараларны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә.