Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 декабрь 2020, 18:37

Гали Чокрыйның тууына 195 ел булачак

Башкортстанда күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (1826-1889) 195 еллыгына багышланган чаралар узачак.

2021 елның 8 гыйнварында чаралар Тәтешле районында - шагыйрьнең кече ватанында башлана. Иске Чокыр авылында Гали Чокрый музей-йорты бинасында мемориаль тактаташ куелачак. Чара кунаклары өчен экскурсия, Гали Чокрыйның мәчетенә һәм җирләнгән урынына бару булачак. Югары Тәтешле авылында чарада катнашучылар Гали Чокрыйның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмәне, районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда караячак.
14 гыйнварда филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, М. Акмулла исемендәге БДПУның башкорт әдәбияты, фольклоры һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Гыйниятулла Кунафин онлайн-форматта «Гали Чокрый поэзиясендә дөнья мотивлары» темасына лекция укыячак.
21 гыйнварда республика Милли архивында Гали Чокрыйның 195 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Анда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм укытучылар, Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр катнаша. Чара онлайн-форматта оештырылачак. Шулай ук Тәтешле районының тарихи урыннарында - башкорт ыруының Кара Табын-Исан хан, Гали Чокрый, Гарифулла Киеков каберләре буенча туристик маршрут булдыру эше алып барыла. Проектны Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды грантлары конкурсына тапшыру планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: