Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 декабрь 2020, 12:41

"Важный" кеше - Шарапҗан!

“Үзизоляция чорының ачышы” номинациясе булса, һичшиксез, бары тик Шарапҗан җиңүче булыр иде. Аның бүгенге көндә зур бер армия тамашачысы тупланды. Тупланыр да инде. 100дән артык сериясе дөнья күрде бит! Инстачылар аны үз туганнарыдай якын итә. Комментарийларда кушылып сөйләшәләр, фикерләрен язалар, шаркылдап көләләр. Аның бик күп сүзләрен канатлы сүзтезмәгә әйләндереп кабатлыйлар. Әлеге борчулы заманда берүзе йөз психологны алыштырырлык бик кирәкле, "важный" кеше ул Шарапҗан!Әлеге образны тудыручы һәм яшәтүче юмор остасы Рамил Шарапов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Шарапҗан образы тууга нәрсә этәргеч булды?
–Андый образ минем концертта бар иде инде. Аның исеме генә Шарапҗан түгел иде. Исемсез шундый образ: майкадан, мыеклы... “Пляж” дигән миниатюрада уйный идем. Карантин башлангач, Буага кайттык. Минем анда фатир бар. Шунда шкафларны актара башлагач, театрда эшләгәндә ясатылган мыек килеп чыкты. Алдым да берәр кызык нәрсә төшереп булмый микән дип уйлап ятам. Әтинең 23 февральгә кемдер бүләк иткән майкасы бар иде. Мыекны ябыштырдым, теге майканы кидем дә миниатюра төшереп интернетка куйдым. Һәм бик уңышлы булды ул. Ике-өч видеодан соң халыкка ошаганын күрдем. Интернетта бергәләп бу образга исем куштык. Кемдер аны Шарипҗан дигән иде. Мин бераз гына үзгәрттем дә Шарапҗан булып китте ул. Һәм, урыслар әйтмешли, “пошло-поехало”! Мин пандемия вакытында халыкның күңелен күрәчәкмен дип сүз биргән идем. Үзизоляция 30 апрельдә бетәргә тиеш иде бит. Аннан Путин аны 12 майга кадәр озайтып куйды. Миңа да дәвам итәргә туры килде. Инде менә 100нче серияне узып киттек...
Кайчагында идеяләр тиз генә килә, кайвакыт озак уйланырга туры килә. Хатын белән балалар йокларга яткач та уйлап ятам әле. Аннан иртән хатынны уятам һәм төшерәбез. Интернетка көн саен төгәл иртәнге сәгать унда куя барам. Аллага шөкер, хатын бу эштә дә терәк булды миңа. Беренче серияне кеше хатыныннан төшерткән идем. Минеке бик оялчан ул. Юк, миннән килеп чыкмый дигән иде башта. Аннан соң видеолар күбәя башлагач: “Земфира, гел кеше хатынына йөреп булмас. Әйдә, төшер!” – дидем.
Башта аңа сүзләрне язып бирәм. Аннан съемкалар башлыйбыз. Бер дубльдән генә килеп чыкмый. Я ул сүзләрен оныта, я мин тотлыгып калам. Әллә ничә тапкыр яздырабыз. Аның видеосына караганда төшерү моменты кызыграк та әле ул.
–Ә кемгә карап эшләнгән образ ул?
–Беркемгә дә карап эшләнмәгән. Күрше мужигы да түгел, башкасы да. Җыелма образ ул. Шул ук Никулин, Моргунов, Вициннарны карап үскәнлектән күңелдә җыелган образдан тугандыр. Концертларда кулланганым булса да, формалашып бетмәгән иде әле ул. Видеолар төшерергә дә теләк бар иде. Ләкин ничек, кайдан башларга аңлый алмый йөри идем. Пандемия барысын да урынына утыртты. Иҗатымда яңа юнәлеш барлыкка килде.
– Шарапҗан популярлыгы белән Рамил Шараповны күләгәдә калдырырга мөмкин дип курыкмыйсыңмы?
–Миңа артист-коллегалар да: “Сиңа рәхәт, ярый синең Шарапҗаның бар”, – диләр. Әйтерсең, ул аерым кеше һәм миңа булышып тора! Юк, әлбәттә, Шарапҗан мине күләгәдә калдыра алмый. Чөнки ул шул ук Рамил Шарапов бит инде. Аның башы ул, аның “мозги”е. Аның атасы мин бит. Рамил Шараповның үз юнәлеше бар, җырлар җырлау, шигырьләр уку. Ә Шарапҗан – ул образ гына. Аны яшәтә дә алам, бетерә дә алам, дигәндәй. Әмма бетерәсем килми, тагын да үстерәсем, тулыландырасым килә. Мин пародияче түгел. Килеп чыкмый ул миннән. Үземне җырчы дип тә санамыйм, әмма тамашачыларымның бер өлеше җырлаганымны да көтә. Миңа калса, күпкырлы булырга кирәк. Җырлый да бел, халык белән аралашу осталыгың да булсын, юморга да саран булма. Шулай гына кызыксыну сүрелмәскә мөмкин. Хәзер менә халык миннән Шарапҗанны да көтә. Көтә икән, димәк була.
–Сәхнәдә “җүләр сатучылар” тормышта бик җитди булучан. Син дә шундыймы? Гомумән, нинди ул тормышта Рамил Шарапов?
–Мин үземнең һөнәремне җүләр сату дип санамыйм, әлбәттә... Ә тормышта нинди дигән сорауга килгәндә, тормыштагы Шарапов бүтән инде ул. Мин тормышта ярыйсы җитди кеше. “Сәхнәдә башка төрле, тормышта бигрәк җитди икәнсең”, диючеләр бар. Ике җирдә дә җүләр булып булмый бит дим. Әлбәттә, сәхнәдәге Шарапов белән тормыштагы Шарапов ул кадәр үк кискен аерылып тора димим. Әмма сәхнәдә ничек итсәң дә, образлар белән эшлисең. Ә тормышта мин уйланырга, табигатьтә йөрергә яратам. Тамашачыны шатландырыр өчен материал җыям.
Холкыма килгәндә, булдыралмаслык эшкә алынмыйм, вәгъдә бирәм икән, эшлим. Ике йөзле кешеләрне яратмыйм. Кеше алдый белмим. Гомердә сатучы булып базарда эшли алмас идем. Тәрбиям шундыйдыр инде.
–Әти-әниләрең сәхнә кешесеме?
–Юк, сәхнә кешеләре түгел. Минем әти Рафыйк һөнәре буенча ветеренар, балта остасы. Әни Равия өйдә хуҗабикә. Дөрес, әти элек клубта оештырылган төрле бәйрәмнәрдә җырлап йөргән. Аның моңы минекенә караганда көчлерәк.
–Ә нишләп син сәхнәне сайларга булдың?
– Сыйныфта без 12 кеше укыдык. Тугыздан соң мин генә киттем. Буем бик бәләкәй иде, ә колаклар шул ук размерда. Минем өчен зур шәһәргә бару үзе үк зур имтихан тотуга тиң булды. Театр училищесына керү тагын да зуррак. Миннән артист чыгар дип ышанмадылар. Артистлар гадәттә озын буйлы, абруйлы, матур була бит. 4 ел дәвамында театр училищесында укыганда “Син балалар бакчасыннан туры безгә килдеңме?”– дип әледән-әле көләләр иде.
Дөресен әйткәндә, мин хирург булырга хылландым. Медучилищега укырга керергә әзерләнеп, 9 сыйныфта биология буенча имтихан тапшырдым. Шул ук вакытта мәктәптә төрле чараларда, скетчларда катнаша идем. Шигырь укый идем. Җырлау сәләте әлләни бирелмәгән миңа. Мәктәптә укыганда ук Раил абый Садриев сәнгать өлкәсендә этәргеч булып торды. Без аның белән авылдашлар бит. Шуңа күрә театр училищесына да барып карарга булдым. Ә анда имтиханнар алдарак башланды. Анда кабул иттеләр дә, шунда калдым инде. Шуннан әкрен генә сәнгать юлыннан кереп киттем.
Училищены тәмамлагач, Мәдәният һәм сәнгать университетында режиссер һөнәрен үзләштердем. Социаль-гуманитар белем институтында да укыдым. Өченче белемем – психолог.
–Ә ни өчен юморны сайладың?
–Мин юмористка түгел, драма артистына укыдым. Аннан Буа дәүләт сатира театрына эшкә кайттым. Раил абый Садривеның кул астында сатира һәм юмор өлкәсендә биш ел дәвамында тәҗрибә тупладым. Шундый бер кызык хәл дә булган иде. Спектакльне уйнап бетергәч, сәхнәгә ике әби күтәрелде дә Раил абыйга чәчәкләр бүләк итте. Аннан соң берсе микрофонны тартып алып: “Карале, Раил бәбекәем, кайдан таптыгыз мондый натуральный дуракны?”– диде. Халык шаркылдап көлде. Әйбәт уйналгандыр инде. Исем-фамилияне истә калдырмасалар да, икенче тапкыр килгәч: “Теге дурак малай килдеме?” – дип сорыйлар икән.
Тормыш иптәшең ничек таныштыгыз?
–Тормыш иптәшем белән театрда таныштык. Әмма ул артист түгел, костюмер булып эшли иде. Бер күрүдән үк гашыйк булыштык та шунда ук очраша башладык димим. Җайлап кына очрашып йөри башладык. 9 ай шулай йөргәннән соң, өйләнешергә булдык. Башкалар җомга яки шимбә көннәрендә кавыша бит инде. Мин башкалар кебек булмагач, дүшәмбе көнне өйләндем. Дүшәмбе никах та булды, кичен мәҗлес тә ясап алдык. Берничә ел үткәч, безгә никах укыган мулланы урамда очраттым. Мине танып алды да: “Шарапов синме бу? Мин сезгә никах укыган идем бит”, – ди. “Әйе, укыган идегез шул”,– дим елмаеп. Карап торды да: “Торасызмы әле?” – дип куйды. Аллага шөкер, тормыш иптәшем белән 7 ел бергә торабыз, ике бала тәрбиялибез. Әлеге вакытта Казанда яшәп ятабыз.
– Иң зур хыялың һәм теләгең нинди?
– Иң зур хыял шушы өлкәдә генә эшләү. Сиңа халык артисты, атказанган артист булуны телибез, диләр. Исемнәр артист өчен бик матур күренештер ул. Ләкин дөресен әйткәндә, минем күңелемдә, йөрәгемдә ул исемнәр беренче урында тормый. Минем карьерамда беренче урында халык мәхәббәте.
Үзаллы иҗат итә башлавымның беренче сезоны карантиннар, чикләүләргә тры килде. Шулай килеп чыкты, шулай язган булгандыр. Әмма вакытлы булсын. Ходай тәгалә күпме насыйп иткән, шулкадәр исән-сау халыкка хезмәт итәргә язсын. Икенче хыялым – шул насыйп иткәне кү-ү-үп булсын. 80 яшь булырмы, 85ме, 90мы, күпме булса да, бердәнбер хатыным белән тигез яшәп, шул картлыкка җитү. Исән-сау яшәп, балаларыбызны өйләндереп, кияүгә биреп, агач йортта аларның кайтуын көтеп, оныклар белән уйнап, матди яктан да, рухи яктан да булышып, гаиләбезнең зурлыгына, бәхетенә шатланып яшәргә язсын иде!
–Рәхмәт, Рамил, ихлас җавапларыңа. Киләчәктә үзеңне дә, Шарапҗанны да зур сәхнәләрдә күрергә язсын.
Әңгәмәдәш – Эльмира Ибраһимова. https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото https://omet-rb.rbsmi.ru
­

Читайте нас: