Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 декабрь 2020, 16:56

Сине көтәбез, тамашачы!

Кино... Бу сүз тормышыбызның иң чагу тәэссоратлары белән бәйләнгән. Без, совет чоры балалары, кино сеансы өчен тавык йомыркалары белән түләгән вакытларны яхшы хәтерлибез. Яхшы әле, тавыклар йомырканы күп сала иде. Әмма печән хәзерләгән вакытта пешкән йомыркалар әти-әниләр сумкасына кереп ята һәм безгә кино өчен 5 тиенне үзебезнең картәти-картәниләрдән үтенергә туры килә.

Туган авылымның кечкенә клубында күрсәтелгән һәрбер кино хәтеремдә! Алай гына да түгел, шаярта-шаярта безнең билетларны тикшергән клуб мөдире Рауза апа, киномеханик Минулла абый, агач утыргычлар, экранны беркем дә каплый алмаган һәм мин яраткан беренче рәт, залдагы салкынлык, зур йомры мич янында авылның “иң шәп егетләр”е җылынуы бүгенгедәй күз алдымда. Ә бервакыт абыем мине үзе белән ниндидер сәер механизм тәгәрмәчләре шаулап әйләнгән һәм стенада иске афишалар эленеп торган кинобудкага алып керде. Мин, кечкенә тәрәзәгә битемне куеп, кино карадым! Тамашачы залында түгел, ә башкаларга керергә рөхсәт ителмәгән бүлмәдә! Мин, кечкенә кызчык, абыемның яраткан сеңелесе шул вакытта кино күрсәтү серләре белән таныштым! Әлеге вакытта балаларыбыз һәм оныкларыбыз моны текә булды, дияр иде. Ә һинд киноларын караганнан соң мин тизрәк өйгә йөгереп кайтам һәм ачы язмыш сынаулары аша үткән төп геройларны кызганып туйганчы елар өчен туп-туры абзарга сыер һәм сарыклар янына керәм. Барлык кызлар Раджа Капурга гашыйк иде. Бу бер-бер артлы авыл һәм соңрак шәһәр кинотеатрлары ябыла башлаганчы озак еллар шулай булды. Халыкның аларга ихтыяҗы калмады. Нәрсә телисең барысын да Интернетта карарга мөмкин була башлады.
Шулай да, кинотеатрлар үзләрен оныттырмады. Кешеләрнең фильмнарны зур экранда карарга теләве юкка чыкмады. Һәм икемеңенче елларда шәһәрлеләрнең яңадан ачылган заманча кинотеатрларга йөрү мөмкинлеге барлыкка килгәч, авыллар халкы аларга көнләшеп карады. Яңа кинотеатрларда заманча аппаратура, яктылык, тавыш һәм сурәт сыйфаты, шулай ук 3D күрсәтү тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Һәм менә авыл халкының хыяллары чынга ашты! "Мәдәният” Бөтенрусия милли проекты грантлары барлыкка килү нәтиҗәсендә авыл Мәдәният йортлары киноконцерт залларын җиһазландыру мөмкинлген алды. Безнең район Мәдәният йортында да 264 урынга заманча киноконцерт залы ачылды. Бу безнең районның 500 меңгә кадәр кеше яшәгән авыллар кинозалларына ярдәм күрсәтү буенча Кино фонды конкурсында җиңүчеләр арасына чыгуга бәйле мөмкин булды.
Әлбәттә, пандемия вакытында без мәҗбүри изоляциядә яшәргә күнектек. Әмма тормыш дәвам итә, кешеләр күмәк чараларны сагына. Район Мәдәният йорты, әлбәттә, стәрлебашлыларның бертөрле үткән көннәрен бизәү өчен мөмкин булганның барын да эшли. Моны барысы да күрә һәм сизәдер дип уйлыйм. Төшенкелеккә бирелү – безгә хас түгел, без чагу, матур яшәргә тырышабыз. Пандемия, эпидемияләр булган һәм булачак, әмма халкыбызның рухы ныклы! Безнең киноконцерт залында күтәренке әзерлек режимы кысаларында барлык сакчыллык чаралары күрелә – социаль дистанциянең үтәлеше игътибарда тотыла, санитар эшкәртү даими үткәрелә. Шуңа күрә битлек киеп, үзегез белән якын кешегезне алыгыз да, кино сәнгате белән хозурланыгыз.Чөнки кино – бөтен гаилә өчен бик яхшы вакыт үткәрү чарасы, үзегезгә ошаган, күңелегезгә туры килгән фильмны гына сайларга кирәк. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә гомумән моңаеп утырырга вакыт булмаячак: 2 гыйнвардан башлап иртәдән кичкә кадәр кызыклы фильмнар, шул исәптән мультфильмнар күрсәтү оештырылачак.
Киносеансларын күрсәтү көне һәм вакыты турында мәгълүматны “ДК – Афиша”, “КINO-STB” сайтларында таба аласыз. Фильмнар һәр көнне күрсәтеләчәк.
Билгеләргә кирәк, үзебезнең һәм чит ил фильмнары белән беррәттән башкорт кинорежиссерлары фильмнары да тәкъдим ителәчәк. Үзебезнең халык, алар турында вакыйгаларны карау икеләтә кызыклы.
Иң мөһиме, безнең кино залында булырга өлгергән тамашачылар зур соклану белән үз тәэссоратлары белән уртаклашты: уңайлы, сыйфатлы, текә, бу сиңа телевизордан сериал карау түгел! Күпләр хәзер шәһәр кинотеатрларына йөрергә кирәкми, акча янга калачак, дип билгеләде. Ә менә попкорн турында уйларга кирәк булыр! Кем әйтмешли, эш бик азда калды. Килүчеләр булса – хезмәте күрсәтелер.
Кадерле тамашачы, сине үзебезнең кино залында көтеп калабыз! Кил – үкенмәссең!
Зөлфия ГЫЙЗЗЕТДИНОВА.
“Эстәрле” халык театрының режиссер-куючысы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас: