Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 декабрь 2020, 11:50

«Югалчыклар иле» - җиңүче!

«Тамыр» телеканалының «Югалчыклар иле» - «Мир Потеряшек» фильм-әкияте «ТЭФИ-Регион» Бөтенрусия телевизион конкурсында «Телевизион нәфис фильм/сериал» номинациясендә җиңүче булды.

«15 ел элек Башкортстанга беренче бронза Орфейны» "Коралай" әкияте алып килде, — ди "Тамыр" балалар һәм үсмерләр телеканалы директоры Гөлназ Колсарина. - Соңыннан «Шүлгән-Таш» булды — "Орфей" бу юлы иң яхшы оператор эше өчен бирелгән иде.Һәм хәзер "Югалчыклар дөньясы" - хыялны, ышанычны, үз-үзеңне ничек җиңел югалту турында заман тарихы. Ул бияләйне ничек җиңел генә югалтып булса, шулай ук җиңел югала. Нәрсә генә булса да, үз юлыңны табарга йәм шуның буенча барырга кирәклеге турында. Башкорт телендәге барлык фильмнар да субтитрлар белән тәрҗемә ителә. Башка телдә барган әкият белән жюрины "эләктерү" бик җиңелдән түгел, - ди Голназ Колсарина.«Мин ТЭФИ-регионга искиткеч иҗади мәйданчык өчен рәхмәтле! Жюрига безне катлаулы, әмма телевидениенең мавыктыргыч юлы белән барырга рухландыруы өчен рәхмәт! - Калугада узган бүләкләү тантанасында фильмның режиссеры Гөлсәсәк Игебаева шулай диде. — Без "Тамыр"да бала өчен туган әкиятебезнең мөһимлеген беләбез, шуңа күрә ел саен балаларны фильмнар белән сөендерергә тырышабыз".«Тамыр» телеканалына бүләкне «ТЭФИ-Регион» жюри рәисе, Русия телевидение академиясе әгъзасы, танылган кинопродюсер Александр Алейников тапшырды. Ул фильмның яхшы визуализацияләнүен билгеләп үтте һәм, бик тыйнак декорацияләр булуга карамастан, иҗади командага әкиятнең төп фикерен башкорт телендә оста итеп җиткерә алуын әйтте.Фильм-әкиятне тәҗрибәле иҗади төркем оештыра: оператор-куючы Александр Лысенко, сценарий авторы Гөлшат Галиуллина, оператор Шамил Кәримов, монтаж режиссеры Дамир Сәлимов, тавыш режиссеры Азат Рәхимов, рәссамнар Альбина Шаһретдинова, Гөлназ Минһаҗева, режиссер ассистенты Зөлфия Ибраһимова, администратор Диләрә Сөләйманова. Төп геройлар - балалар: Искәндәр Мөхәммәтҗанов, Розалия Азнакаева, Искәндәр Яһүдин.«ТЭФИ-Регион» конкурсына быел бөтен Русиядән 600нгә якын эш керде. Алардан 81 торак пункттан 459 программа сайлап алынды. Конкурсның финалына 60 эш чыкты.Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: