Башкорт чибәрләренең «Сылукай-2020" Бөтенрусия конкурсында катнашучылар арасында тамашачылар симпатиясе призына интернет-тавыш биру башланды һәм ул 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бер атна элек конкурсның әзерлек чоры башланды. Кызлар өчен башкорт теле дәресләре оештырылды, хореография, вокал һәм башка дәресләр үткәрелә. Хәзер интернет-тавыш бирү башланды.
Сайтта тавыш бирергә мөмкин
http://vote.mtv-mix.ru/Исегезгә төшерәбез: финалга Русия төбәкләреннән һәм республика районнарыннан 20 кыз чыкты. Проектның Гала-концерты 3 декабрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында узачак. Проект тарихында беренче тапкыр финал онлайн-режимда узачак. Тамашачылар Республика халык иҗаты үзәгенең You tube каналында үткәрелгән конкурс барышын карый алачак.
Фото: bashinform.ru