Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 ноябрь 2020, 18:34

Стәрлебаш район Мәдәният йортында - яңартылган кинозал!

Кино булды, бар һәм булачак! Бүген район Мәдәният йортында яңартылган кинозалны ачу тантанасы шундый девиз белән башланды.

Хәзер стәрлебашлылар могҗизалы кино сәнгате дөньясына чума алачак. Аларны уңайлы креслолар һәм заманча җиһазлар көтә. Бу Русиянең Кече шәһәрләрендә кино күрсәтү программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район залны яңартуга 5 млн. сум күләмендә грант алды. Тантананы ачканда Уфадан килгән кунаклар БР Мәдәният министры Әминә Шафикова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, якташыбыз Данир Гайнуллин котлаулар белән чыгыш ясадылар һәм сөенечне уртаклаштылар. Яңартылган залда “Первая республика” фильмы күрсәтелде.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: