Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 ноябрь 2020, 14:18

Чиратта яңа китап

Гүзәл Яхина яңа хезмәтен роман-сәяхәт дип атый.

Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Язучы аны роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
«Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул.
«Бу китап балаларны Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 1923 елда „Дзержинский поездларының“ берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында», — дигән Гүзәл Яхина роман турында биргән интервьюсында.

Тухватуллина Алсу https://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото https://omet-rb.rbsmi.ru/

Читайте нас: