Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 ноябрь 2020, 16:13

Салаватның хәле ничек?

Әле күптән түгел генә Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның сәламәтлеге какшавы турында хәбәрләр пәйда булган иде.


Татарстанның Республика клиник дәваханәсендә дәваланганнан соң ул, күрәсең, гаиләсенә кайткан. PROKAZAN.RU басмасы язганча, 4 ноябрьгә каршы төндә ул улының Инстаграм социаль челтәрендәге сторисында "күренде".

Салаватның улы бастырган видеода ул татар җырларын гаиләсе алдында җырлый. Күрәсең, авыру чигенгән.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк Салават Фәтхетдинов үзе Инстаграмдагы битендә сәламәтлеге белән бәйле проблемаларга ишарәләгән иде, ә "Татар феномены" телеграм-каналы җырчының коронавирустан дәвалануын язган иде.

Фото: ufa.kp.ru
Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: