Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 октябрь 2020, 11:43

Мансур өчен тавыш бирик әле, иптәшләр!

Зияев Мансурның Нефтекама шәһәре, Карл Маркс урамы, 29нчы йорт диварында урын алган “Доктор сити” график эше Идел буе федераль округы стрит-арт фестиваленең финал өлешенә узган.

Граффити коронавирус инфекциясе белән көрәшкә зур өлеш кертүче медицина хезмәткәрләренә багышлана.

Рәссам әйтүенчә, бу эше белән ул яклау һәм саклау безгә дә, табибларга да кирәк икәнлегенә искәрмә ясый.

Җиңүче 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булачак. Финал этабында җиңүчеләр иҗат үсешенә акча грантлары алачак.

Мансурга тавыш бирү өчен 8 (800) 301 50 23 номеры буенча шалтыратып, 1 санына басарга кирәк (шалтырату түләүсез).

Исегезгә төшерәбез: Идел буе федераль округының стрит-арт фестивале урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлтелгән.

Фото: “Башинформ”
Айгөл Юлъякшина https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: