Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 октябрь 2020, 17:18

"Минем хәлләр җырларлык түгел..."

Салават Фәтхетдиновның хәлләре, чыннан да, бик әйбәт түгел диләр.Ул Инстаграмда постын да язып бетерә алмаган:

«Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел. Әлегә племянник Айдар Фәтхетдиновны ты…» - дигән ул һәм бүтән язмаган.

Телеграм каналларда җырчының коронавирус белән авырып, республика клиник дәваханәсендә дәвалануын язалар.

Язылучылары Салаватның "әлегә Айдарны тыңлагыз" дип әйтәсе килгәндер дип исәпли, чөнки пост янында Айдар Фәтхетдиновның җыры куелган.
Күпчелек, әлбәттә, җырчыга сәламәтлек тели.



Фото: Интертат
Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: