Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 октябрь 2020, 13:35

Милли героебызга һәйкәл куелачак

Башкортстанда милли героебыз, 112 нче башкорт кавалериясе дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую буенча иң яхшы проектка конкурс үткәрү турында положение эшләнде.

Ачык конкурста, положениенең шартларына ярашлы, үзләренең проектларын тәкъдим иткән профессиональ скульпторлар (аерым да, автор коллективлары да) катнаша ала.Конкурс бер турда үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, проектлар, аңлатма язулары, график материаллар, смета-финанс исәп-хисаплары һәм башка конкурс материаллары 2020 елнып 20 ноябреннән дә соңга калмыйча БР Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 2 адресы буенча (“Торатау” конгресс-холлы) директорның кабул итү бүлмәсенә 9.00-18.00 сәгать аралыгында тапшырыла.
Телефон: (347) 276-55-00, элемтә өчен җаваплы кеше - кабул итү бүлмәсе секретаре Сабитова Гөлдәр Илһам кызы.
Конкурс материалларын махсус оештырылган конкурс комиссиясе караячак. Аның составына конкурсны оештыручылар, БР дәүләт органнары, Уфа хакимияте вәкилләре, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керә.
Конкурсның максатлары һәм бурычлары: Башкортстанның милли герое, 112 нче башкорт (16 нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов истәлеген мәңгеләштерү, Уфа шәһәренең имиджын формалаштыру, һәйкәл проектын, әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү планын эшләү.

Таҗиева Руфина https://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото https://omet-rb.rbsmi.ru/

Читайте нас: