Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 октябрь 2020, 11:03

Җырчы Бибисара Азаматова вафат

Уфада эстрада җырчысы Бибисара Азаматова мәрхүм. Бергә эшләгән иҗатташ дуслары әйтүенчә, ул соңгы вакытта ковид-госпитальдә дәваланган.

Бибисара Мостафа кызы Азаматова 21 октябрьдә Баймак районында туган. Җырчы – гадәти булмаган язмышлы шәхес. Ул гади сәркәтиптән алып Баймак сыра заводы директоры, “Нур” рестораны директоры вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Бибисара ханым - хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре. Аның барлык гомере җыр-моңнар белән бәйле булган. 1997-1998 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме белән “Уфа-Казан-Болгар” теплоходында башкорт-татар концертларында катнашкан. Беренче сольный концертын 2006 елда туган районында оештырган. Бибисара Азаматованың аккомпаниаторлары булып танылган баянчылар Ридик Фәсхетдинов, Илшат Яхин, Халит, Илшат һәм Айнур Фатыйховлар чыгыш ясаган.
Гомере дәвамында Бибисара Азаматова биш сольный концерт бирде, алты аудиоальбом чыгарды. Соңгысы – 73 җыры кергәне – 2020 елда дөнья күрде. Бибисара ханым күп тапкырлар “Йыл йыры”, “Юлдаш йыры”, “Башкорт йыры” республика җыр конкурслары лауреаты булды.

Автор : Таҗиева Руфина

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: