Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 октябрь 2020, 14:20

Шәйморатов һәйкәленә конкурс игълан ителде

Башкортстанның милли герое, 112нче Башкорт кавалерия (16нчы Гвардия) дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфа шәһәренең Совет мәйданында һәйкәл урнаштыру өчен иң яхшы проектка ачык конкурс игълан ителде.

Конкурста катнашуга аерым яисә авторлар коллективы составында булган профессиональ сынчылар чакырыла. Гариза гражданнар берләшмәсе исеменнән бирелсә, конкурста катнашу өчен вәкаләтле бер вәкилне делегат итеп сайларга кирәк. Сын композициясен һәйкәл кую урыны белән бәйләү һәм проектның график өлешен башкару өчен конкурста катнашучының архитектор җәлеп итүе шарт итеп куела.

Конкурс бер турда узачак. Катнашучы һәйкәлнең 40 сантиметрдан да бәләкәй булмаган өч үлчәмле проект моделен тәкъдим итәргә тиеш. Тапшырылган материаллар арасында шулар көтелә:
график эскиз;
иҗат эшенең идеясе, материалы һәм үлчәме хакында аңлатма;
һәйкәлне булдыруга кирәкле чыгымнар сметасы.

Һәйкәлне урнаштыру урыны - Уфа шәһәренең Совет мәйданы. Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материалар 2020 елның 20 ноябренә кадәр “Торатау” Конгресс-холлында, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 2 адресы буенча директорның кабул итү бүлмәсендә эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә кабул ителә. Бәйләнеш өчен телефон – (347) 276 55 00, Гөлдәр Сабитовага мөрәҗәгать итәргә.

Конкурс материалларын махсус комиссия тикшерәчәк.

Фото: “Башинформ”
Айгөл Юлъякшина https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: