- Болай булды ул. Сәхнәгә тәүге адымнар ясаган чагым. Кассир минем турында “Бу нинди артист?” дип сораган. Шунда бер артист “Ул без җырлаган арада күлмәк алыштырыр өчен генә чыга! Күлмәк алыштыручы!” дигән.
Бу артистның кем икәнен әйтмим. Аңа карата бер үпкәм дә юк. Кайчан да булса “Исеңдәме шул сүзләр?” диярмен әле. Ә менә “күлмәк алыштыручы” дигән сүзне ишеткәнем юк иде, шаккаттым”, – дигән Әнвәр Tatar Today хәбәрчесенә.
Башкорстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның хәзерге чыгышларын күреп, кассир ни уйлый икән? Исеме яңгырасын өчен кара тир түккән җырчы, бернәрсә дә күктән төшмәгәнгә, танавын да күккә чөйми.