Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе әйткән.
Зифа Кадыйрова - биш китап авторы, аның өчесе урыс теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомум тиражы 100 мең данәдән артык.
“Соңгы ноктасын куйдым, әмма китап булып басылып чыкканчы аның эше күп”, — дигән Зифа Кадыйрова Әлмәт театрының Казанда гастрольләре вакытында үзенең әсәре буенча куелган спектакль башланыр алдыннан. Шулай да ул быел китап укучыларга барып ирешер дип өметләнә.
Зифа Кадыйрова яңа әсәренең исеме һәм эчтәлеге турындагы мәгълүматны сер итеп калдырган.
Фото: tatar-inform.tatar сайтыннан.