Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 февраль 2019, 11:18

Грантлар бүленде

Башкортстанда агымдагы ел өчен мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә республика Башлыгы грантлары бүленде. Тиешле боерыкка ярашлы, 10 проект 150шәр мең сум акча алды.

Җиңүчеләр арасында – Халык иҗаты үзәгенең халык иҗатын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралары; Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең Үсмерлар укулары үзәгендә “Музыка дөньясына керәбез” дигән әдәби-музыкаль альянсы; “Григорий Сергеевич Аксаков – Уфаның беренче губернаторы: С. Т. Аксаков Мемориаль йорт-музееның яңа экспозициясе” проекты.
Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе “Республиканың мәдәният волонтерлары” интернет-порталын булдырачак.
Грант акчасы исәбенә күренекле башкорт шагыйре, мәгърифәтче һәм туган якны өйрәнүче, Кара табын ыруының шәҗәрәсен төзегән Гали Чокрый тормышы турында китап бастырылачак. Аны тәкъдим итү “Табын-Фест” төбәкара фестиваль кысаларында узачак.
Бөтендөнья балалар көненә багышланган һәм башкорт телендәге мультфильмнарны популярлаштыруга юнәлтелгән “BashMult” фестиваль-конкурсы, шулай ук, грант акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак.
Проектларның берсе Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышланган. Аның әсәрләре буенча Салават дәүләт драма театры каршындагы “Арлекин” балалар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр катнашлыгында әдәби спектакль куелачак.
Начар күрүчеләр һәм сукырлар игътибарына “Тарихка кагыл” күргәзмәсе оештырылачак. Шулай ук, “Каршылыкларсыз маршрут” проекты булдырылачак.
Грантка лаек булган тагын бер проект – Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате факультеты студентлары һәм укытучыларының сәнгать бүлегенә нигез салынуга 45 ел тулуга багышланган эшләре күргәзмәсен оештыру һәм үткәрү, каталог чыгару.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: