Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 февраль 2019, 14:47

“Мостайның зирәклеге” фестивалендә катнашыгыз!

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган “Мостайның зирәклеге” дип аталучы шәһәр фестиваленә старт бирелде.

Фестиваль кысаларында ел дәвамында төрле чаралар оештырыла.
Алар арасында “Республикага дан җырлыйм” дигән иншалар конкурсы,
“Уфа мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шигъри иҗатында” бәйгесе,
“Мостай укулары” әдәби-иҗат конкурсы,
“Илһам” нәфис сүз бәйгесе,
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” рәсем конкурсы,
“Яшь, ләкин яшел түгел” медиа-фестивале,
мәктәп музейлары базасында этномәдәни форум,
башкорт телендә “Шаяниум” шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе,
“Алга, яшь хәбәрче!” яшь журналистлар конкурсы,
Уфаның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында спартакиада,
“Мин туган җиремнең очраклы кунагы түгел” дигән әдәби марафон һәм
“Китапханә дусларын җыя-2019!” бәйгесе үтәчәк.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: