Микелла инглиз телендәге композиция белән жюри әгъзаларының күңелен яулады. Ул башкарган җыр чит ил мьюзиклы өчен махсус иҗат ителгән була. Сәхнә артында кызы өчен әнисе борчылып, җан атып торган.
- Иң мөһиме - эшләгән эше аны канәгатьләндерсен иде. Əле әйтергә иртәрәк булса да... Микелла инде киләчәктә җырчы яисә музыкант буласын төгәл белә, - ди Алсу.
«Голос. Дети» проектының алтынчы сезоны шушы көннәрдә старт ала. Бу юлы жюри әгъзалары - Валерий Меладзе, Пелагея, Светлана Лобода. Алып баручы шул ук - Дмитрий Нагиев.