Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 гыйнвар 2019, 14:01

Татар милләте бетәме?

Татар җырчысы Илшат Вәлиев фикеренчә, бүгенге көндә татарлар милли үзенчәлекне югалта бара, һәм бу күренеш эстрадага нык тәэсир итә.

"Бүген җырчылар, татар эстрадасына үзгәреш кертәбез, яңалык эшлибез, дип, чит ил музыкасына татар сүзләрен куялар да заманча җыр җырлыйбыз, дип уйлыйлар. Бу әле заманча дигән сүз түгел. Киресенчә, чит ил музыкасы килеп чыга.
Мин яңа үзгәрешләргә каршы түгел: аның дискотекасы да булсын, тик милли колорит дигән нәрсә калырга тиеш. Мәсәлән, Үзбәкстанда “Ялла” төркеме бар. СССР вакытында гөрләп торган коллектив, урысча җырласалар да, беркайчан да үзләренең миллилекләрен югалтмады. Алар гел милли костюмнарда милли уен кораллары белән чыгыш ясады.
Я булмаса җырчы Тарканны алыйк. Ул дискотекаларда җырлап йөрде, ләкин үзенең төреклеген югалтмады бит, төрекчә музыкасын саклады. Безнең милләт акрынлап бетә. Чит ил музыкасын куллану, тыңлау шуның бер ачык мисалы булып тора. Без үзебез, шуны аңламыйча, шуңа шатланып, кул чабып утырабыз.
Болай барса, минемчә, 7-8 елдан җырның сүзләрен дә урысча җырлый башларбыз. Хәтта хәзер дә инде кайбер җырлар урыс сүзләре белән катнаш", — дигән җырчы Илшат Вәлиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Михаил Захаров фотосы.
Читайте нас: