Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 гыйнвар 2019, 12:17

"Нур" театры нәниләргә күчтәнәч әзерли

10 февральдә әниләр һәм бәбиләрне, кызлар һәм малайларны республиканың иң күркәм театрларының берсендә сихри әкият көтә!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры бу көнне чын тылсымга ишекләрен ача.
Иртәнге сәгать 11дә фойеда җыр-бию, уеннар башлана. Шунда ук осталык дәресләре дә оештырыла.
Ә сәгать 12дә зур залда татарча "Насретдиннең алтын ишәге" әкияте күрсәтелә.
Билет хакы нибары 100 сум. Килегез, күрегез, ишәгендә йөрегез - кызык була, белегез!


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Нур" театры сайтыннан.
Читайте нас: