Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 гыйнвар 2019, 16:10

Уфада “Башкортстан талантлары” балалар конкурсы узачак

2 мартта Уфада “Башкортстан талантлары” V Бөтенроссия балалар конкурсы узачак.

Чара Русиянең талантлы балалары иҗатын популярлаштыру һәм күрсәтү, яңа сәләтле исемнәр эзләү, үсеп килүче буын потенциалын формалаштыру, конкурсантларның квалификациясен күтәрү һәм тәҗрибә алмашу, шулай ук милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, яшьләрне әхлакый һәм эстетик тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар һәм үсмерләр түбәндәге номинацияләрдә гариза бирә ала: вокал, хореография, оригиналь жанр, нәфис сүз, инструменталь жанр һәм мода театры. Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
Чараны Уфа шәһәре хакимияте ярдәменде “Максимум” җәмгыяте оештыра. Үткәрелү урыны һәм вакыты: “Химиклар” мәдәният йорты (Уфа шәһәре, Беренче май урамы, 47), сәгать 8дә башлана.
Сораулар белән 8-965-645-33-77 (Юлия Рябчинская), 8-996-579-88 (Наталья Цветкова) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: