Башкалының Спорт сараенда мондый дәрәҗәдәге, ягъни шулкадәр күп тамашачы җыйган концерт моннан 28 ел элек булган иде. Анда Башкортстан һәм Татарстан республикаларының сәнгать йолдызлары чыгыш ясады.
Өч дистәгә якын еллар узгач, биредә Әнвәр Нургалиев сәхнәдәш дусларын, тугры тамашачыларын җыйды.
Шулкадәр күп кешенең бер урынга җыелып, Әнвәргә кушылып җырлап утыруы бик дулкынландыргыч булды. Халык ярата үзен, чәчәкләргә күмә, рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Ә бәйрәмне уртаклашырга килүчеләр арасында кемнәр генә юк! Рифат Зарипов әйтмешли, Салават Фәтхетдинов юк... Әмма Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Фирдус Тямаев, Вилдан Яруллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Радик Юлъякшин һәм тагын да әллә күпме сәнгать осталары булды.
Җырчы өчен мондый тамашаны оештыру - имтихан тотуга тиң. Бүген Әнвәр аны "5"ле билгесенә тапшырды. Әфарин!
Фото: Резида ВӘЛИТОВА фотосы.