Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 гыйнвар 2019, 16:06

Бари Алибасов Гүзәл Уразовага киңәш биргән

Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны музыкаль продюсер Бари Алибасов белән таныштырган.

Мәскәүдә Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә танылган шоумен, продюсер Бари Алибасов җырчы Гүзәл Уразовага концерт оештыру буенча киңәшләр биргән. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Равил Әхмәтшин Гүзәл белән Илдарны музыкаль продюсер Бари Алибасов белән таныштырган. Бари Алибасов Татарстан артистларына концерт оештыру буенча профессиональ киңәшләрен биргән. Улшоу-бизнеста кризис шартларында эшләү ысуллары турында сөйләде, күпьеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бари Алибасов хәзер артистны танытуда интернет төп роль үтәвен әйткән. “Тыңлаучыны һәм тамашачыны җәлеп итү өчен үзенчәлекле контент, музыка һәм видеоязма кирәк. Гадәтләнгән кысалардан чыгу, үз аудиторияңне киңәйтү зарур", - дигән ул.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru.
Читайте нас: