Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 гыйнвар 2019, 17:09

«Совет фарфоры: сәнгать һәм пропаганда» күргәзмәсе ачыла

Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Совет фарфоры: сәнгать һәм пропаганда» күргәзмәсе ачыла.

Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Совет фарфоры: сәнгать һәм пропаганда» күргәзмәсе ачыла.


Экспозиция составында Уфа коллекционеры Валерий Мальков җыентыгыннан 300гә якын фарфор әсәре бар.
Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: бер урында совет гражданнарының фатирларын бизәгән күпсанлы статуэткалар җыелган. Монда Советлар Союзының барлык фарфор заводларының да диярлек эшләре тәкъдим ителгән.
СССР чорындагы фарфор эшләнмәләре — ул илебез тарихында уникаль мәдәни күренеш. Аларны төзү өстендә бөтен илгә танылган скульпторлардан алып, бик үзенчәлекле халык осталарына кадәр талантлы рәссам-фарфорчылар "армиясе" эшләгән.



Фото: "Башинформ" агентлыгы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: