Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты кысаларында тормышка ашырыла, ул дәүләт һәм БР халыкларының телләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән.
Матбугат конференциясендә Русиянең, Башкортстанның халык артисты, “Аркадаш” үсеш һәм фән буенча төбәк иҗтимагый фондының президенты Таңчулпан Бабичева, кинофорумының президенты Булат Йосыпов, кинофорумның генеральный продюсеры Леонид Филинов, кинофорумның башкарма директоры Катрина Дүшәнбаева, кинофорумның программа директоры Зөһрә Буракаева, “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминов, журналистлар, язучылар, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.