Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 гыйнвар 2019, 12:14

90нчы еллар йолдызы Андрей Губин: "Көннәрем сызланып үтә"

Беренче каналдагы “Сегодня вечером” тапшыруы 90 еллар йолдызларына багышланган иде. Чакырылган кунаклар арасында Уфадан Андрей Губин да булды. “Мальчик-бродяга” көнкүреше хакында һәм үзенә карата артык игътибарны яратмавын сөйләде.

Фанатларың сине урамда таныймы дигән сорауга Губин “төрле хәлләр була, таныйлар да, әмма берсе дә муеныма ташланмый” диде.
  • Әлеге вакытта Уфада яшим. Әлбәттә бөтен Уфа Губинның кайда йөргәнен белә. Кибеткә барып җиткәнче 2-3 фотога төшәм, кире кайтканда – шулай ук. Ләкин шулай да плакатлар тотып басып тормыйлар, минем плакатларым хәтта үземдә дә юк”, - ди Андрей.
Билгеле җырчы игътибар җитмәүгә зарланмый.
  • Теләсә кайда күп игътибар итәләр, кайчагында бик ямьсез формада, чит илдә дә, мәсәлән. Биредә үземне тыныч тотарга вәгъдә бирдем, ә чынында исә усал гына итеп әйтәсе дә килә, - диде ул.
Студиядәге тамашачыларның дәррәү кул чабуына Губинның йөзләре үзгәреп китте, нигә шулкадәр еш һәм нык кул чабасыз, имеш.
Андрей Губин Уфа буйлап беруши киеп йөрүен әйтте.
— Якындагы “Магнит” кибетендәге барлык сатучылар белән дә танышып беттем. Искитмәле. Мин беруши киям. Бермәл сатучы белән сөйләшеп торганда берушины югалттым. Алар миңа табып бирде, - дип уртаклаша җырчы.
Авырулары турында да әйтте Губин.
  • Публикага бик тә чыгар идем. Ләкин мин физик яктан начар формада, шуңа үземне артык күрсәтергә тырышмыйм. Иртәдән кичкә кадәр авырыйм мин. Шуңа фотога төшәргә, съемкаларда катнашырга яратмыйм. Кайчагында имеш-мимешләрне кире кагар өчен генә күренгәлим. Бу-читләшү түгел. Бу бары тик сызлануларны җиңәргә тырышу гына. Табиблар күптән миңа кул селтәде. Ләкин Андрюша тиз генә бирешми ул.
Тапшыруда күрсәтелгән элекке клипларын Губин күңелсез генә күзәтә.
“Яңа җырлар язасыңмы?” дигән сорауга башкаручы үзен тәнкыйтьләп болай диде:
  • Кайтам да нидер җырлап карыйм, ләкин әллә ничек яңгыравын сизеп торам. Аннары спорт белән шөгыльләнәм.
Алып баручылар Андрей Губинның яшь күренүен мактап телгә алды.
  • 30да 15 яшьлек кебек күренсәң, бүген сиңа нибары 30ны биреп була, - диде алар.
Ахырда Губин үзен объектив бәяләвен һәм клипларындагы теге кешене (ягъни үзен) һаман да яратуын әйтте.
"Өмет гәзитеннән.
Фото интернеттан.
Читайте нас: