– Елны озатканда, киләчәк елга планнар белән янып йөрүем, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә. - Исән чагымда музыкаль театр өчен кадрлар булдырырга телим. Күптәнге хыялым – бөтен дөньяда талантлы татар балаларын барлап, җыр-моңга мәхәббәт уятып, милләтебезне саклап калу. Бу хыялларым тормышка аша башлады. Казанның 180нче гимназиясендә балаларны җыр белән тәрбиялибез. Константиновкадагы бакчамда өйдә җәен-кышын чыршы тора. Ул түшәмгә беркетелгән, йөзтүбән эленгән. Җайлы, креатив, берәүгә дә комачауламый. Ә бакчамда ак чыршы үсеп утыра. Улым кайчандыр: «Бакчаның уртасына ук утырт син аны, төбенә утырып ял итәрсең», – дигән иде, чыршы үсте, төбенә утырып торырга вакыт кына юк.