— Быел иң авыр көн 1 октябрь булды. Кызыбыз Венераның эче авыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Мин ул көнне чыгыш ясый идем, әнисе аның белән барды. Операция эшләделәр. Тик аннары наркоздан уянуы авыр булды. Баксаң, балага тиеш наркоз ясалмаган икән. Операциядән соң озак вакытны реанимациядә уздырдык, бик борчылдык. Башка төрле начар уйлар да кергәләде... Шөкер, хәзер бар да яхшы. 1 ноябрьдә авыр көннәрнең берсе булды, ул көнне улыбыз егылды. Бу бәлаләрдән соң, 1 декабрьне бик сагаеп кына каршы алдым... — дигән ул.