Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 декабрь 2018, 20:15

Бушлай кино карарга килегез!

2-8 гыйнварда Уфада ВДНХ-Экспода урнашкан «Русия - минем тарихым» тарихи паркы эшләячәк.

Кунакларга «Союзмультфильм» киностудиясе мультфильмнары, «Ёлки» һәм «Время первых» кинофильмнары бушлай күрсәтеләчәк. Шулай ук парк экспозицияләрендә кызыклы экскурсияләр көтә.
Кышкы каникуллар вакытында 18 яшькә кадәр барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга парк залларына керү бушлай. Акция 2019 елның 14 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр иттеләр тарихи парк хакимиятеннән.


Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: