— Барлык китапларыма да үз язмышымның кайбер мизгелләре кергән. Әмма үз язмышым турындагы китап әле язылмаган, язылып кына ята. Шуңа күрә ул укучы кулына кайчан барып ирешер – белмим. Бәлки, ул вакытта мин дөньяда булмам да инде. Миннән, һәр китапны укыгач: “Бу – синең язмышмы?” дип сорыйлар. Чыннан да, һәр китапта минем язмышым да бар сыман, дигән Зифа Кадыйрова “Татар-информ” хәбәрчесенә.