Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 декабрь 2018, 11:58

Театр елына 13 декабрьдә старт бирелә

2019 ел Русиядә "Театр елы" дип игълан ителде. Аны Бөтенрусия буенча ачу тантанасы 13 декабрьдә үтәчәк.

Бу көнне Башкортстанның барлык театрларында төрле чаралар узачак: тематик күргәзмәләр һәм квест, осталык дәресләре һәм яраткан артислар белән фотосессия, экскурсияләр, театрлаштырылган тамаша һәм, әлбәттә, премьера спектакльләре күрсәтеләчәк.
Мисал өчен, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бу көнне “Урал батыр” эпосы буенча сәхнәләштерелгән премьера тәкъдим итә. Спектакль республиканың 100 еллыгына һәм театрның юбилеена багышланган. Ул 19 сәгатьтә башлана.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры да тамашачыларга премьера әзерли, 19. 00 сәгатьтә “Отышлы тормыш” спектаклен куя. Спектакльнең режиссеры - Байрас Ибраһимов. 18. 00 сәгатьтән театр фойесында Театр елына багышланган фотокүргәзмә эшләячәк, театрның тарихына багышланган экскурсия үткәреләчәк.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.
Читайте нас: